Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дежур тору - хезмәт ул

Дежур тору – балалар бакчасында балаларның хезмәтен оештыруның бер формасы.

Ул​ балаларның барлык коллективка хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән мәҗбүри эш башкаруын күздә тота. Дежур тору​ барышында эшләнә торган хезмәт нәтиҗәләре аз булып тоелса да, дежур тору бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Дежур тору​ вакытында тәрбияләнүчеләр үзләре эшләгән эшнең әһәмиятен күбрәк аңлыйлар. Әһәмиятлелеге шунда , балалар үз хезмәтләре белән тәрбиячегә яки ​ тәрбияче ярдәмчесенә булышалар, шул ук вакытта бөтен төркем файдасына да эшлиләр.Шулай итеп, дежур тору ​ балаларда җаваплылык, башка кешеләргә карата кешелеклелек, мөстәкыйльлек һәм инициативалык кебек шәхси сыйфатлар үсешенә ярдәм итә. Әтнә балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә хәзерлек  төркеме балалары моны бик яхшы аңлыйлар һәм бу эшне бик теләп башкаралар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев