Эшче һөнәрен үзләштергән 9 сыйныф укучылары квалификация бирелү турында таныклык алачак
Мәктәп укучылары һөнәри белем алуны дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) кабат тапшыруга әзерлек белән бергә алып барачак.
Эшче һөнәрен уңышлы үзләштергән 9 сыйныф укучыларына квалификация бирелү турында таныклык тапшырылачак. Мәктәп укучылары һөнәри белем алуны дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) кабат тапшыруга әзерлек белән бергә алып барачак. Бу хокуктан дәүләт йомгаклау аттестациясен бирә алмаган укучылар быел ук файдалана алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һөнәри укыту программалары оештырылачак һөнәрләр исемлеген Россия Федерациясе субъектлары, төбәкнең кадрларга булган ихтыяҗын исәпкә алып, мөстәкыйль билгели.
Әзерлек программалары белем бирү оешмалары һәм предприятиеләрнең уку үзәкләре базасында үткәреләчәк. Һөнәри укыту курсын узган вакытта укучы төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүне дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев