Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Физкультура шугалакта узмагае?

РФ Дәүләт Думасында әнә шундый инициатива белән чыктылар.

Дәүләт Думасында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга ачык һәм өсте ябулы боз шугалакларында физкультура дәресләре үткәрү өчен тиешле шартлар тудыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова («Яңа кешеләр») шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнарына, мәктәпкә якын урнашкан шугалакларда физкультура дәресләре (укучылар ачык һәм өсте ябулы боз шугалакларыннан бушлай файдалана алырга тиеш) үткәрү буенча тиешле шартлар тудыру мөмкинлеген карарга кушуыгызны сорыйм», - диелә хат текстында.

Скрозникова сүзләренчә, әле 2015 елда ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия субъектларына мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында физкультура дәресләре өчен тәкъдимнәр сыйфатында спортның фигуралы шуу, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы кебек төрләрен үстерү буенча белем бирү программалары җибәргән булган.

Тулырак:http://https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-sugalaklarda-fizkultura-dareslare-utkarerga-takdim-ittelar-5881369

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев