Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Ташчишмә авыл китапханәсендә укучылар Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен укып, аның иҗатын рәсемнәргә төшерделәр.
Ташчишмә авыл китапханәсенең бу чарасы яшь буынны милли әдәбиятка якынайту, аларда Тукай иҗатына мәхәббәт уяту максатыннан оештырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, аның әсәрләреннән өзекләр сөйләде. Балалар бик теләп тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Ташчишмә авыл китапханәсендә укучылар Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен укып, аның иҗатын рәсемнәргә төшерделәр.
5 нче сыйныф укучылары рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр. Урыннар да билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев