Әлеге төп мәктәп тә укучыларны яңарып каршы ала.
Бу очракта мәктәпнең бакча белән берләшүен генә күз алдында тоту дөрес булмас. Гомумән, республика программалары, районыбыз һәм җирле күмәк хуҗалык ярдәме белән сизелерлек матур уку йортына әйләнде ул.
Директоры Раниф Нигъмәтҗанов белән шул хакта сөйләштек.
– Әле чагыштырмача озак эшләмәсәм дә, әйтә алам – Яңа Шашы мәктәбе елдан-ел гүзәлләнә, күбрәк җиһазлана, белем алу ягыннан уңайлана, – ди ул.
Дөрестән дә, узган еллардагы капиталь ремонт, “Кояшкай” балалар бакчасын үз янында сыйдырганнан соң, гомумән, күз явын алырлык хәлгә килде ул. Мондагы уку кабинетлары фәнни казанышлар нигезендә җиһазланган – мәктәпнең эче дә, тышы да ялт итеп тора.
Ә шушы көннәрдә бу өлкәдә тагын бер адым ясалды – Яңа Шашы мәктәбенең информатика кабинеты яңартылды. Биредә башкача була аламы инде – әлбәттә, “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы, аның җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин ярдәме белән!
Күптән түгел информатика кабинетына заманча компьютер техникасы һәм интерактив такта алынган. Хәзер Яңа Шашы мәктәбе укучылары дәресләрдә иң заманча җиһазлар ярдәмендә белем алачаклар.
Информатика кабинетындагы аерым өстәлләргә урнашкан 7 компьютер каршы алды. Төп программалары үзендә булган. Укыту процессында кирәк булачак программаларны да урнаштырганнар.
Әлбәттә, моңа бәйле рәвештә укыту системасы да бераз үзгәрә инде. Монысы белән информатика укытучысы Фәридә Фәйзуллина таныштырды.
– Укыту системасы ел саен диярлек үзгәреп тора шул, – ди укытучы.
Әйтик, хәзер укучы балаларга электрон өй эше бирү дигән әйбер дә бар. Өлкән буын – әти-әниләр өчен кирәкмәгән әйбер кебек тоеладыр әлбәттә, әмма моның фәнни казанышлар җимеше, яңарыш булуын аңлап кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә информатика фәне һәм менә шушы компьютерларда эшли белү укучы баланың киләчәге өчен бик мөһим юнәлеш.
Укытучылар белән бу хакта да бераз әңгәмә кордык. Шунысы бәхәссез, биредә укучы компьютерны күзаллап кына калмый, кечерәк сыйныфларда аерым программаларда эшләргә өйрәнсәләр, югарыракта, хәтта, программа төзү нечкәлекләрен өйрәнәләр. Аңлавымча, бик зур кимчелеге дә бар – дәрес саннары бик аз. Хәер, мәктәп системасының максаты компьютер осталары әзерләү түгел дә, моның өчен югары уку йортлары бар.
Кызганычка каршы, укучы балалар саны кимү Яңа Шашы мәктәбенә дә кагыла. Әйтик, узган уку елын 5 укучы тәмамлаган булса, I сыйныфка нибары 1 бала килә. Мәктәпнең 33 укучысына бакча ягындагы 12 бала өстәлә – барысы 45. Көләргә дә, еларга да белмәссең – мәктәп ягындагы 33 укучы балага 15 укытучы гыйлем бирәчәк диделәр. Бик аз, әлбәттә. Заманында “А” һәм “Б”га бүленеп, бер сыйныфта моннан күбрәк бала укыдык. Биредә иң күп укучылы сыйныф VIIләр – 8 бала икән.
Әмма куанырлыклары тагын да бар әле. Косметик ремонтны 2022 елда ясаганнар иде монда. Шуңа күрә тәртип, матурлык – һәр сыйныф та, мәктәп үзе дә балкып тора. Бүгенге көндә юу, җыештыру – яңа уку елына әзерлек эшләре бара.
Тагын берничә куанычлары бар – быел, чагыштырмача, яңа автобус та кайтарганнар. Террорчылыкка каршы профилактик чара буларак, һәр сыйныф бүлмәсенә “звуковое оповещение” урнаштырганнар...
Биредә яңа уку елын каршы алу тантанасына да әзерлек бара икән. Спорт залында җыр-бию чараларын күргәч, аларга комачауламыйча, янәшәдән тавыш-тынсыз гына узып китәргә омтылдык... Хәер, монысы аерым тарих.
Кыскасы, Яңа Шашы төп мәктәбе дә 2026/2027 уку елына көннән-көн алгарыш кичергән хәлдә, фәнни яктан яңача җиһазланып керә.
Нет комментариев