Янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр
Россиядә 4 нче октябрь - гражданнар оборонасы көне булып билгеләп үтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бик күп башка һөнәрләрне үзенә берләштерә: табиблар, машина йөртүчеләр, янгын сүндерүчеләр, альпинистлар, водолазлар, очучылар. Коткаручылар һәрчак беренче булып төрле хәлләрдә ярдәмгә килә, шунлыктан меңләгән кеше язмышы исән кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручысы эше бик авыр, шуңа күрә бу һөнәрдә кыю, чыдам һәм ышанычлы кешеләр эшли. Бу көнне Олы Әтнә балалар бакчасына №108-нче янгын сүндерү хезмәткәрләре килде. Алар янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Балаларга янгын вакытында нинди киемнәр кигәннәрен һәм ГДЗС аппаратын күрсәттеләр. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Әтнә муниципаль районының вәкиле Р. Н. Гарипов куркынычсызлык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев