Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

«Яулыкларда халык тарихы»

Туган телләр атналыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриева 5-11 нче сыйныф укучылары өчен «Яулыкларда халык тарихы» дигән әдәби кичә үткәрде.

Иң элек укучылар татар хатын-кызының баш киемнәре төрләре, тарихы белән таныштылар.

Туган телләр атналыгы кысаларында үткәрелгән әлеге әдәби кичә, укучыларның татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә, тел байлыгына һәм тарихына булган кызыксынуын арттырды. Яулык – ул бары тик баш киеме генә түгел, ә татар хатын-кызының рухи дөньясы, гаилә тарихы һәм милли үзаң символы икәнлеген исбатлады.

Бу чара яшь буынны милли тамырларына, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга, туган телнең кадерен белергә өйрәтә. Яулыклар аша үткән бу сәяхәт, һәр укучының күңелендә татар мәдәниятенең байлыгы һәм матурлыгы турындагы хисләрне кабат көчәйтте.

Соңыннан һәрбер укучы үзенең гаиләсендә сакланган иң кадерле яулык тарихы турында сөйләде. Кичә һәр укучының күңеленә хуш килде.

Укучылар һәр гаилә ядькәренең нинди кадерле булуын кабат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев