Иске Өҗем мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды
Күзгә чалынган әлеге фотога карагач үзебезнең балачакка кайтып килдем. Билдән кар ерып, нык юешләнеп, агач мылтык асып, «мина» эзләгәннәр искә төште.
7 март көнне Иске Өҗем мәктәбендә 1-9 класс укучылары өчен “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды.
“Аҗаган” - укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү чараларының берсе, ул балаларга хисләр ташлый һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра. Җитезлектә, кызулыкта 1-9 сыйныф укучылары көч сынашты.
Катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын уеннарның төрле этапларында күрсәттеләр.
Командаларга маршрут кәгазе бирелде. Һәр станциядә судьялар алынган очколар санын язып җибәрделәр. Җитезлек, кыюлык һәм команда рухы үсмерләргә барлык станцияләрне уңышлы узарга ярдәм итте.
Катнашучы барлык командалар да этапларны бик лаеклы үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев