Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Иске Өҗем мәктәбендә «Мин һәм минем әбием» исемле бәйрәм чарасы узды

Әлеге чара 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелде.

Иске Өҗем мәктәбендә укучылар һәм әбиләре арасында төрле күңелле уеннар оештырылды.

Алар бергә-бергә  «Бантик», «Йомыркалар», «Иң яхшы поварёшка»  бәйгеләрендә катнаштылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр.

Нәкъ менә әбиләр  үзенең җылылыгы, мәхәббәте, назлары белән оныкларын игелекле һәм сизгер кешеләр булырга өйрәтә. 

Иң ахырдан укучылар әбиләренә үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырып, чәй өстәле артында бәйрәмне дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев