Бала шөгыль вакытында уйларга, өлешләрдән бербөтенлек булдырырга, формаларны һәм төсләрне белергә өйрәнә.
Ябыштыру шөгылләре балада яхшы әхлакый сыйфатлар: сабырлык, тырышлык, җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә; вак кул моторикасын үстерә; психик процесслар: фантазия, фикерләү, хәтер үсешенә ярдәм итә; хезмәт күнекмәләрен тәрбияли: бала кәгазь, клей, кайчы белән эшләргә, схемаларны укырга һәм шартлы билгеләрне белергә өйрәнә. Кул моторикасын активлаштыру - язуны өйрәнүдә, башлангыч мәктәпкә әзерләнүдә беренче адым. Эш барышында баланың сөйләме яңа сүзләр белән тулылана, ул сорауларны формалаштырырга өйрәнә. Ябыштыру шөгыле шулай ук баланы төркемдә эшләргә өйрәтә.
Нет комментариев