Күәм балалар бакчасы - сабыйларын бирегә бирергә теләүчеләр күп
27 сентябрь – тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне. Бу уңайдан шушы балалар бакчасында булып, андагы эш шартлары, балаларга булган үзенчәлекле мөнәсәбәт белән танышып кайттык.
Тәрбия өлкәсендә Күәм балалар бакчасы шактый ук дәрәҗәле санала. Хезмәтләренең төбендә бала шәхесен формалаштыру ятучыларга – тәрбиячеләргә, няняларга, логопедка, музыкаль җитәкчегә һәм балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләргә багышланган бәйрәм бу. Бу яктан карасак, бөтен районыбыз балалар бакчалары мактауга лаек. Әйтик, Күәм балалар бакчасы әллә ни зур саналмаса да, тәрбия шартлары, балаларын бирегә бирергә теләүчеләр күплеге белән дан тота. Шуңа күрә бу мәкаләбезне дә бары мондагы тәрбиячеләргә багышларга булдык.
Коллектив әллә ни зур түгел, ә тәрбиячеләр – балалар белән һәрдаим элемтәдә торучылар үзәк урын тоталар. Аерым искә алсак, Рафия Гатауллина – 18 ел, Ләйсән Хәнәфиева – мөдир, 21 еллык тәрбияче стажына, Наилә Шәрифуллина – 25 ел тәрбияче стажына ия, Гөлнар Фазылҗанова – 15 ел дәвамында тәрбияче-музыка җитәкчесе булып эшли.
Мәкаләбез башында тәрбия алымнары үзенчәлекле дип искә алган идек. Дөреслектә, һәр баланы үзләренекедәй каршы алып, үзләренә чын дус итә беләләр алар. Шуңа күрә балалар да тизрәк әти-әни янына кайту турында уйлап еламыйлар. Киресенчә, ял көннәрендә дә әти-әнидән бакчага илтүләрен сорыйлар.
Шулай да тәрбиячеләр бик күп чараларны, акцияләрне сабыйларның әти-әниләре белән берлектә үткәрүләре турында әйтеп куандырдылар. Чынлыкта, бала тәрбиясе ата-ана белән берлектә башкарылырга тиеш тә инде ул. Балалар бакчасында балаларга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә дә эш күп башкарыла икән. Дөрес, монда бары 2 төркем генә, аларда барысы 31 бала тәрбияләнә. Ә узган елны 35 үк булганнар. Нәниләр арасында 1 яшь тә 4 айлык кына сабыйлар булуны да ассызыкларга кирәк. Балалар бакчасы Күәм авылыныкы булса да, географиясе бик киң. Бүгенге көндә Күәмнең үзеннән тыш, Кече Әтнә, Олы Әтнә, Шәкәнәч, Каенсар, Әйшияз авылларыннан йөриләр бирегә.
Баланың теге яки бу өлкәдәге осталыгы нәкъ шушы яшьләрдә чамалана инде. Монда да нәниләрнең осталыкларын санап уздылар. Әлбәттә, сәнгать өлкәсендәге осталыклары аерым урын тота. Бу уңайдан шушы сабыйлар төрле бәйгеләрдә яулаган грамоталар, кубоклар белән таныштырдылар. Әйтик, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә, җырлы-биюле төрле конкурсларда, хәтта спектакльләр уйнап та сокландырырга өлгергәннәр.
Шулай да төп темабыз башка иде: яңа уку елын нинди планнар, нинди яңалыклар белән каршы алалар – тәрбиячеләр белән шул хакта әңгәмә кордык.
Аерым программа һәм махсус күнекмәләр нигезендә балаларны ручка тотып язарга, хәрефләрне танып укырга өйрәтәләр биредә. Әлбәттә, әле яше дә җитмәгән бала ул белемнәрне “су кебек эчә” алмый. Шулай да тәрбияче апалары уен аша бик күпкә өйрәтәләр. Һәрхәлдә, әти-әниләр дә, мәктәп тә канәгать. Чөнки мәктәптә “Әлифба”ны белеп үк керәләр.
Аерым уңышлары да бар. Хезмәтләре белән бәйле рәвештә, әлбәттә. Рафия Гатауллина 2023 елны “Ел тәрбиячесе” конкурсында катнашып, җиңүче исеменә лаек булган. Алдагы елны грант системасы буенча конкурста катнашып, республика күләмендә җиңүчеләр исемлегенә кергән. Нәтиҗәдә музыка аппаратларына, төрле җиһазларга ия булганнар.
Шунысы игътибарга лаек, бакчага киләбез дип торган балалар күп икән. Монда хәтта башка авыллардан да килүчеләр күп. Коллективта нибары 9 кеше алар. Дөрес, көз көне җылылык биргәч, аларга 2 оператор да өстәлә. Сүз уңаеннан язып узыйк, быел котельняга капиталь ремонт ясалган. Монда – җылы да, якты да. Беренче катта – кечкенәләр төркемендә җылы идән системасы эшли, һәр җирдә яңа паласлар, келәмнәр – балаларның аягы туңарлык түгел. Хәзер инде телгә алу кирәкмидер дә, шулай да ашау-эчүнең дә бик яхшы булуын әйтмичә калып булмый.
Тагын бер мөһим әйбер – мәктәп белән тыгыз элемтәдә алар. Башкача була да алмыйдыр, ике ара, күп булса 200 метр чамасы гынадыр. Нәниләр – мәктәпкә, ә күптән түгел генә биредә тәрбияләнеп. Мәктәптә укый башлаган укучы балалар биредә еш кунак булалар икән. Әле ул гынамы, кайбер бала бакча яныннан үткәндә бик озак карап, мондагы вакытын сагынып, күрәсең, тәрбияче апалары белән күрешеп узалар икән. Шунысы кызык, кайберсе: “Йоклатмасагыз, яңадан бакчага йөрер идек”, – ди икән хәтта. Һай, сабыйлар шул әле алар...
Кызлар озак еллар дәвамында моңарчы мөдир вазыйфасын башкарган Гөлфия Шаһидуллинаны да бик җылы итеп сагынып искә алдылар. Күәм балалар бакчасының матди һәм рухи яктан алга китешендә, моңарчы балаларга тәрбия бирүдә аның хезмәте зур булды. Ул бүгенге көндә дә мондагы уңышлар белән гел кызыксынып тора.
Фотода: Яңа уку елындагы эшчәнлек буенча фикер алышкан вакыт. Сулдан уңга: Рафия Гатауллина, Ләйсән Хәнәфиева, Наилә Шәрифуллина, Гөлнар Фазылҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев