Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм балалар бакчасында «Кошлар ашханәсе» эшли

Туган ягыбызда кышлар суык була, әмма кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларның каннары кайнар.

Ә менә кар астыннан азык табуы кыен, шунлыктан бик күп кошлар кыш көне ачлыктан үлә. Кошларның кайбер төрләре җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин бит. “Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр соң? Аларга ярдәмне ничек күрсәтә алабыз соң?”- дигән проблема туды. Күәм балалар бакчасында “Кошлар ашханәсе” күптән эшли инде. Әлеге ашханәгә балалар гына түгел ә аларның әти – әниләре дә бик теләп кошларны ашатуга үз өлешләрен кертәләр. Бакчага килгәндә , өйгә кайтканда бергәләп кошларны ашаталар. Ә җимлеккә нәрсә салырга соң, нинди ризыкларны кошлар үз итә , аларның сәламәтлекләренә зыян китерми?  

Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салырга мөмкин.   Шуны онытмагыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев