Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Күәм мәктәбендә Самат Шакирның тууына 102 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үтте

Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Сөнгатова оештырды

Күәм мәктәбендә күренекле шагыйрь, публицист, язучы, якташыбыз Самат Шакирның тууына 102 ел тулу уңаеннан 5-11 нче сыйныф укучылары өчен махсус әдәби-музыкаль кичә үтте.

Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гөлнара Сөнгатова оештырды һәм алып барды.

Кичә укучылар башкаруындагы шигырьләр белән бәйләп алып барылды. Һәр чыгыш шагыйрьнең иҗатына, аның халыкка хезмәтенә һәм рухи мирасына багышланды.

Укучылар Самат Шакирның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗат серләре турында презентацияләр күрсәттеләр.

Чарада шагыйрьнең сүзләренең бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмавы, яшь буынны тәрбияләүдәге роле аерым билгеләп үтелде.

Самат Шакирның шигъри мирасы яшь буынның күңелендә яшәсен, безнең туган телебезгә мәхәббәтне ныгытсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев