Күәм урта мәктәбендә ата-аналар өчен «Ачык ишекләр» көне узды
Бу традицион рәвештә ата-аналар өчен укыту шартлары, программалар белән танышу, шулай ук укытучылар һәм мәктәп администрациясе белән очрашу өчен үткәрелә торган чара.
Күәм урта мәктәбендә ата-аналар өчен «Ачык ишекләр» көне узды. Бу традицион рәвештә ата-аналар өчен укыту шартлары, программалар белән танышу, шулай ук укытучылар һәм мәктәп администрациясе белән очрашу өчен үткәрелә торган чара.
Мәктәп турында күбрәк белү, аны эчтән күрү, кызыксындырган сорауларны бирү, җаваплар алу һәм баланы укыту белән бәйле мөһим сораулар турында фикер алышу мөмкинлеге булып та тора әлеге чаралар.
Ачык дәрестән соң ата-аналар сыйныфларда балаларының үз-үзләрен тотышы, мәктәп үткәргән чаралар һәм 2025-2026 уку елының икенче яртысына планнар белән аерым таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев