Күәм урта мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» командасы – Татарстан Республикасы Рәисе грант конкурсы җиңүчеләре
Укучылар «Йөрәк хәтере» дип исемләнгән патриотик проект белән 300 мең сум- лык грант отканнар.
Проект кысаларында патриотик чаралар, мастер-класслар, мах-сус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыю, алар белән очрашулар һәм хәрби операция барышында вафат булган Күәм авылы егете Хәлил Хәкимҗанов истәлегенә Әтнә районы мәктәпләре арасында волейбол ярышы үткәрү планлаштырылган.
Конкурста барысы 45 районнан 800 команда катнашкан, дип хәбәр итә Күәм урта мәктәбенең тәрбия һәм
балалар оешмалары белән
хезмәттәшлек буенча ди-
ректор киңәшчесе Айсылу
Гыйззәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев