Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңгәрдә — «Беренчеләр вакыты»

Бүген Күңгәр урта мәктәбендә «Беренчеләр вакыты» исемле интерактив уен үткәрделәр.

1961 елның 12 апреле - дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.

Бу көнне Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир планетасынаң орбитасын әйләнеп чыга. XX нче гасыр өчен бу бик зур вакыйга булды" , - дип искә ала өлкән буын вәкилләре. СССРның икенче очучы - космонавты Герман Титов хөкүмәт алдында Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгын лаеклы бәяләү тәкъдиме белән чыккан була. Вакытында илнең космосны яулап алудагы кыю адымын мәңгеләштерү максатыннан бу тарихы дата Космонавтика көне дип билгеләнеп үтә башлый.

12 апрель — космонавтика көне. Шуңа күрә  дә Күңгәр урта мәктәбендә әлеге чара шул темага багышланган иде. Укучылар ике командага бүленеп, космос белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Шунысы шатландыра, хәзерге заманда яшьләр телефон, компьютердан башка берни белән кызыксынмыйлар дисәләр дә, укучыларның белемле булуы сокландырды. 

Монда ике команда көч сынашты. Ахыр чиктә «Космос» командасының җиңеп чыгуы символик мәгънәгә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев