Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Куркынычсызлык атналыгы” узды

Куркынычсызлык – җитәрлек алынган белемнәр генә түгел, ә төрле​ шартларда ​ дөрес эш итү сәләте.

Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек 2 төркемендә, балаларда үз тормышлары һәм сәламәтлекләре өчен куркынычсыз тәртип формалаштыру максатыннан “Куркынычсызлык атналыгы” үткәрелде. Балалар белән башкарылган эш, ˮЯнгын куркынычсызлыгы”, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”, “Урам куркынычсызлыгы”, “Чит кешедән сакланыгыз","Электр приборларыннан сакланыгыз”, “Мәгълүмати куркынычсызлык”, “Көнкүрештә куркынычсызлык” өлкәләрен үз эченә алды. Балалар белән мавыктыргыч әңгәмәләр, мәгълүмати - коммуникатив технологияләр кулланып гамәли эшчәнлекләр уздырылды, матур әдәбият әсәрләре укылды, уен эшчәнлеге оештырылды, “Куркынычсызлык почмаклары” тулыландырылды. Өлкәннәр ярдәме белән иҗади эшчәнлекләр барышында балалар куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турындагы белемнәрен сүрәтләргә тырыштылар. Атна дәвамында балалар белемнәрен ачыкладылар һәм ныгыттылар. Ата – аналар өчен балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча консультацияләр тәкъдим ителде.​ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев