Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Күшәр мәдәният йортында Күшәр мәктәбе укучыларының «Бәхет биргән туган Җирем» хисап концерты булды

Сәхнәдәге яшь талантлар һәркемне сокландырды.

Күшәр мәдәният йортында үткән «Бәхет биргән туган Җирем» хисап концерты чын мәгънәсендә истәлекле вакыйга булды. Мәктәп укучыларының тырышлыгы һәм сәләтләре һәр катнашучыны, тамамашачыны аеруча илһамландырды. Сәхнәгә менгән һәр бала, үз осталыгын, эчке дөньясын күрсәтеп, залдагы һәр кешенең күңелен яулый алды. Аларның чыгышларында күптөрлелек, яңалык һәм балаларча сафлык чагылды.

Концерт программасы бик бай һәм кызыклы иде. Билгеле, иң беренче чиратта, тамашачыларны дәртле биюләр җәлеп итте. Укучылар катлаулы хореография элементларын башкарып, залда утыручыларны сокландырдылар. 

Әлеге концертны сәхнәгә куяр өчен зур тырышлык һәм өйрәнү кирәк. Укытучыларның, җитәкчеләрнең тынгысыз хезмәте, укучыларның киләчәккә булган ышанычы, һичшиксез, мактауга лаек. 

Гомумән, Күшәр мәдәният йортында үткән «Бәхет биргән туган Җирем» концерты – ул елның иң матур, иң якты мизгелләренең берсе. Бу көнне һәркем күңеленә җылылык, шатлык һәм яхшы кәеф алып кайтты.

Тәрбия буенча директор киңәшчесе  Фирүзә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев