Күшәр мәктәбендә киләчәк һөнәри юнәлеш сайлауга багышланган кызыклы очрашу үтте
ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлекчәсе башлыгы урынбасары, полиция майоры Римма Нурмөхәммәтова 7-9 сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү учреждениеләренә керү темасына һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрде.
Очрашу вакытында Римма Александровна эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең үзенчәлекләре, һөнәрләрнең төрлелеге, хезмәт юлларын сайлау мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, киләчәктә полиция хезмәткәре булырга теләгән егет һәм кызлар өчен алда нинди адымнар торганын аңлатты. Мәктәп формасы, дисциплина, физик әзерлек һәм, әлбәттә, белем алуның әһәмияте аерым билгеләп үтелде.
Без ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә үткәрелгән очрашу өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез. Мондый чаралар укучыларга үзләренең киләчәк һөнәрләрен аңлап сайларга, тиешле уку йортларына керергә әзерләнергә ярдәм итә. Бу очрашу, шиксез, укучыларның игътибарын юридик юнәлешкә, хокук саклау органнарында хезмәт итүгә юнәлтте.
Моннан тыш, мондый очрашулар мәктәп укучыларының җәмгыять алдында үзләрен җаваплы итеп тотуларына, законнарга хөрмәт белән карауларына этәргеч булыр дип ышанасы килә. Бу - яшь буынны югары әхлакый сыйфатларга ия булган, Ватанын яратучы гражданнар итеп тәрбияләүгә керткән бер зур адым.
Тәрбия буенча киңәшче Фирүзә Сабирова хәбәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев