«Мәктәп бәйрәмнәре» сценарийлар бәйгесендә Алия Садриева, Римма Борханованы котладылар.
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылучылар арасында «Мәктәп бәйрәмнәре» сценарийлар бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар.
Алар арасында Күәм урта мәктәбе укытучылары Алия Садриева, Римма Борханова бар иде.
Тәбрикләү чәй өстәле янында дәвам итте. Иң башта баш мөхәррир Гөлүсә Закирова килгән кунакларны журналларның эшчәнлеге белән таныштырды.
- Борчыган мәсьәләләр хакында да, милли мәгариф, тел һәм милләт язмышы турында да уртага салып фикерләштек, уңышларыбыз белән дә уртаклаштык, – дип хәбәр итте Алия Садриева.
Афәрин, сез моңа лаек. Котлыйбыз Сезне!.
Нет комментариев