Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы 2026 елны мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан итте

Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында бөтен ил буйлап балалар бакчаларындагы шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Төп бурычлар арасында - укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-2026-elny-maktapkaca-belem-biru-ely-dip-iglan-itte-5916647

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев