Мәгариф министрлыгы абитуриентлар өчен тәүлек әйләнәсе эшләүче ярдәм хезмәтен булдырды
Бу хакта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә хәбәр итте.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кабул итү кампаниясе чорында абитуриентлар өчен тәүлек әйләнәсе эшли торган ярдәм хезмәте оештырды. Бу хакта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә хәбәр итте.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, уку йортларына керүчеләргә ярдәм бердәм контакт-үзәк аша күрсәтеләчәк.
«Абитуриентлар өчен бердәм контакт-үзәк аша телефон һәм электрон почта ярдәмендә тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтү оештырылды», – диде Фальков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев