Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”

Шул исем астында республика хәйрия акциясе старт алды.

“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, ул 15 июль көнне старт алды һәм 15 августка кадәр дәвам итә.

Бу чорда районыбызда авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга ярдәм йөзеннән мәрхәмәтлелек чарасы уза.

Эчкерсез күңелле, шәфкатьле, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер торган райондашларны әлеге игелекле башлангычка кушылырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев