Нәтиҗәләр куанырлык
Бүгенге көндә 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнар тапшыруны дәвам итәләр. Шул ук вакытта кайбер фәннәрнең нәтиҗәләре дә билгеле була башлады.
Елдагыча газетабыз битләрендә, билгеле булган фәннәрнең нәтиҗәләре белән таныштырып барачакбыз. Шөкер, әлегә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан билгеләре начар түгел. Укучыларыбызның уңышлары куанырлык. Алга таба да, яхшы нәтиҗәләр булыр, дип өметләнәбез. 9 сыйныф укучылары иң беренче булып инглиз теленнән имтихан тапшырганнар иде. Нәтиҗәсе куанычлы, Район буенча уртача билге – 4,75.
11 сыйныф укучыларының химия фәненнән уртача балл – 71,25. Күңгәр урта мәктәбе укучысы Ралия Гарипова 100 балл җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев