Олы Әтнә балалар бакчасында тематик атналык үтте
Мәгариф

Олы Әтнә балалар бакчасында тематик атналык үтте

Мәктәпкәчә яшьтәге чорда балаларда тере табигатькә карата кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны сакларга өйрәтү бик мөһим.

Олы Әтнә балалар бакчасының 2 нче Зурлар​ төркемендә балаларның кошлар турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан ​ "Кошлар-безнең дусларыбыз" тематик атналыгы үтте. Балалар белән “Күчмә һәм кышлаучы кошлар», “Кошларга ничек ярдәм итәргә?” темаларына әңгәмәләр үткәрелде.​ Атна дәвамында​ балалар дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар. Балалар һәр көнне​ җимлеккә җим салып, кошларны куандырдылар. Атналык барышында балаларның кошлар турындагы белемнәре артты, кызыксынучанлык һәм иҗади сәләтләре формалашты.


Нет комментариев