Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Олы Әтнә мәктәбе укучысы Зәлия Галләмова призер исемен яулады

Олимпиадада җиңү яулау — һәр укучы өчен зур казаныш, ә Зәлиянең бу уңышы аеруча да безнең өчен горурлык.

Казанда 7 сыйныфлар арасында татар теленнән олимпиада булып узды. Анда районыбызның тагын бер укучысы уңышка ирешеп кайтты. Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Зәлия Галләмова призер исемен яулады. Ул махсус диплом белән бүләкләнде.

Мондый югары бәйгедә призлы урын алу — тирән белемгә, тырышлыкка һәм туган телгә булган мәхәббәткә дәлил. Олы Әтнә урта мәктәбе һәрвакыт үз укучыларының белемгә омтылышына зур әһәмият бирә, һәм Зәлиянең җиңүе — шушы эшнең нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев