Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар БДИ тапшырды

2025 елның 6 мартында Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында математикадан имтихан үтте.

Чарада чыгарылыш укучылары әти-әниләре, педагоглар,  мәгариф бүлеге начальнигы Фатихов Рафис Рәфкать улы катнашты.

   Әлеге акциянең максаты - ата-аналарны имтихан процедуралары белән таныштыру. Акциядә катнашучылар БДИ үткәрүнең барлык этапларын уздылар: имтиханга теркәлү процедурасы, аудиториядә эш урыннарының ничек булуы белән танышу, имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау, шулай ук 2025 елда математикадан БДИ материаллары белән танышырга мөмкинлек бирелде.

 

Обязательные хештеги публикаций по теме акции:

#сдаемвместе2025

#ЕГЭсдаемвместе

#Егэ2025

#егэдляродителей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев