Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Мәгариф

Олы Әтнә урта мәктәбеннән Раяз Сәләхетдинов - 91 балл туплады

Татар теле буенча ЕРЭ нәтиҗәсе билгеле булды

Беренче нәтиҗәләр

Татар теле буенча ЕРЭ нәтиҗәсе билгеле булды. Аны Олы Әтнә урта мәктәбеннән Раяз Сәләхетдинов бирде, 91 балл туплады.

Татар теле буенча ОГЭдан районыбызның 40 укучысы җавап тотты. Биредә шуны аңлатып узарга кирәк, ул имтихан код буенча татар һәм рус телендә белем алучы мәктәпләргә аерыла. Татарча белем биргән мәктәпләрдән 25 укучы җавап тоткан, уртача билгеләре 4,7 булган. 15е Олы Әтнә урта мәктәбеннән, алар рус телендә белем алучылар. Уртача билгеләре – “5”.

9 сыйныфтан 112 укучы математикадан ОГЭ тапшырган. ЕГЭ буенча да әдәбият һәм химия фәннәреннән имтиханнар тапшырдылар. Алар буенча әлегә ахыргы нәтиҗәләр билгеле түгел.

Соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев