Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Оригами стилендә эшләү осталыкны үстерә

Оригами стилендә эшләү, баланың иҗади хыялын, аның фантазиясен, сәнгати зәвыгын, төгәллеген, материалны сак һәм экономияле файдалана белүен үстерүдә, башкарасы эшнең эзлеклелеген билгеләү, актив рәвештә уңай нәтиҗәгә омтылу осталыгын үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Оригами белән шөгыльләнү балаларга үз танып – белү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә, әлеге белем бирү өлкәсендә мәгълүматлаштыруны киңәйтергә, аралашу күнекмәләрен баетырга мөмкинлек бирә. Шулай ук кулларның вак моторикасы үсешенә дә ярдәм итә, бу үз чиратында балаларның сөйләмен үстерүгә зур ​ йогынты ясый. Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек 2 төркеме балалары бик теләп кәгазъдән эшләнмәләр әзерлиләр, аларны уеннарда, төркемне бизәүдә һәм бәйрәмгә әти – әниләренә, дусларына бүләк буларак кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев