"Сак булыгыз, ялкын"
Балалар бакчасына йөрүче зурларның 2 төркемендә “ Сак булыгыз, ялкын!” темасына әңгәмә үткәрелде.
Максат: янгын булган очракта, үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген ныгыту. Балаларга утның кешелек тормышында кирәкле һәм шул очракта хәтәр якларын искәртү; өйдә, балалар бакчасында булганда утка сакчыл караш тәрбияләү. Хәвеф булган очракта, дөрес итеп “ 01” номерына шалтыратырга өйрәтү, көнкурештә кулланылган электр җиһазларына олылардан башка кагылмаска кирәклеген аңлату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев