Сәламәтлек - тиңсез хәзинә
Мәгариф

Сәламәтлек - тиңсез хәзинә

Олы Әтнә балалар бакчасына йөрүче зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр физкультура белән шөгыльләнергә бик яраталар.

Әлеге эшчәнлек төре өчен балалар бакчасында барлык шартлар тудырылган: физкультура җиһазлары, спорт инвентаре. Физкультура дәресләрендә балалар ике аякта сикерергә, йөгерергә, чүгәләп утырырга, күнегүләр ясарга, туп ыргытырга өйрәнәләр. Без балаларыбызның сәламәт булуын телибез.​ 


Нет комментариев