Сез иң гүзәл кеше икәнсез...
Рәсми көне 5 октябрьдә булса да, тантаналы чара 7 октябрь көнне узды.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, шул ук вакытта иң кирәкле һәм иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.
Сишәмбе көнне Күңгәр мәдәният йортында укытучының һөнәри бәйрәменә багышланган чара узды. Анда районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та катнаштылар.
Укытучым! Һәр карашың - гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Алып баручының тантаналы чараны Рифат Сәлахның шушы шигъри юллары белән башлавы юкка түгел. Дөреслектә, укучы бала күп вакытын мәктәптә уздыра – аны укытучы тәрбияли, аңа белем бирә. Ә өйгә кайткач әти-әни белән аралашса да, вакытының күп өлешен җылы караватта йоклап уздыра укучы. Әмма барлык ирешкән уңышларның башы – укытучы биргән гыйлемдә. Барыннан да бигрәк, без аңа рәхмәтле булырга тиеш.
Бәйрәмне ачып, Рөстәм Шаһит улы да:
– Хөрмәтле укытучылар! Бик мөһим һәм катлаулы эшегездә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын. Белем чишмәләрегез саекмасын. Укучыларыгызның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, рәхмәт сүзләрен генә ишетеп яшәргә язсын. Тормыш үзе Сезгә бары “5”ле билгеләре куйсын, – дип ассызыклады.
Камил Нугаев та:
– Укытучы – иң кирәкле хезмәтләрнең берсе! Гаиләмдә укытучылар күп – шуңа күрә мөгаллим тормышын яхшы күзаллыйм, – дип билгеләде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән бәйрәм белән котлады.
Мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов исә районыбыз мәгарифенең республикада алдынгы урыннар яулавы турында әйтеп, бәйрәм белән котлады һәм:
– Укытучы белән укучы очрашканда, гадәттә, бер-берсенең хәлен сорашалар, – диде. Әнә шулай, укытучы мәктәп стенасыннан аерылып чыккан кичәге укучысының хәлен дә белешә, аның өчен борчыла…
Бу очракта да җитәкче сүзләренә кушылып, укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы ул, дию дөрес булыр.
Әлбәттә, һәр чараның бик күңелле мизгеле була. Сер итеп кенә әйтәм, ул – бүләкләү өлеше. Биредә дә хезмәтенең нәтиҗәсен күрер өчен дистә еллар буе акыл көче түккән мөгаллимнәрне дә, яңарак эшкә керешүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Әлбәттә, газета битләрендә аларның берсен чагылдырып икенчесе турында дәшми калу рәнҗү, үпкә хисе тудырыр кебек.
Ә соңыннан мөхтәрәм затлар Эльмира һәм Рафил Җәләлиевләр концертын карап, күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев