Сәламәт булыйк
Мәгариф

Сәламәт булыйк

Сәламәт яшәү рәвеше​ – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган,гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.​ 

 

Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала.. Бу сүзләрне тагын бер кат искәртеп балалар бакчасын йөрүче уртанчылар 1 төркеме балалары белән әңгәмә уздырдык. Балаларга дөрес туклану, һәрвакыт хәрәкәттә булу, дөрес режимны үтәү-болар барсыда сәламәт яшәү рәвешенә бер адым булуы хакында әйтелде. Балаларның кызыксынган сорауларына җавап бирелде.


Нет комментариев