Таһир абый барабан кага, Фәрит абый быргы кычкырта, калганнар салют бирә - Әтнә өлкәннәренә нәрсә булган?
1001
0
Бүген Олы Әтнә урта мәктәбенең Актлар залында
Районыбызда өстәмә белем бирү системасының 80 еллык юбилеен билгеләп, "Бу ялкынлы тарихыбыз - безнең уртак язмышыбыз" дип исемләп, бик матур тантана оештырдылар.
Әлеге чарага шушы еллар эчендә әлеге өлкәдә көч куйган өлкәннәр кунак итеп чакырылды. Чарада районыбыз җитәкчеләре дә катнашты.
- Искитмәле очрашу булды бу, өлкәннәр күпләп килгән иде, алар хатирәләре белән уртаклашты. Бүгенге эшләүчеләр белән элек эшләүчеләрнең тәҗрибә уртаклашуы, яшьләрнең эшләренә бәя бирүләре, өлкәннәрне бүләкләү... - дип, бик сокланып кайтты журналистыбыз Фәридә Филатова әлеге чарадан. Тулы язмасын газетабызның киләсе саныннан укырсыз.
Ә әлегә фотоларын карый торыгыз.
Фәридә Филатова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев