Тормыш – саннарда
1173 укучы район мәктәпләрендә белем алачак 2022/2023 уку елында.
Аларның шактые Олы Әтнә урта мәктәбендә белем ала. Биредә 450 укучы укый. Гомумән алсак, мәктәптә 24 сыйныф була. Ә беренче тапкыр мәктәп бусагасын барысы 118 бала атлап керә. Яртысыннан күбесе – 64 бала Олы Әтнә мәктәбенә укырга керә. Район мәктәпләрендә барысы 208 укытучы белем бирә. Әлеге саннарны район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев