Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз

"Ашыт" заказнигы белгече Гөлнара Ильяс кызы һәм Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белгече Алия Ринат кызы Күлле Киме мәктәбенә килеп укучыларны котлап киттеләр.

Республикакүләм "Мин һәм Кызыл китап" балалар кул эшләнмәләре конкурсының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә 3 нче урын, 6 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә 3 нче урын,  7 нче сыйныф укучысы Зарипов Айназ 2 нче урын алдылар. "Марш парков -2021" Халыкара акция Республикакүләм "Удивительный мир водно-болотных угодий" экологик әкият конкурсының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам 2 нче урын алды. Җитәкчесе биология укытучысы Паутова Г.Г. Укучыларны һәм укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев