Укытучы! Бөек исем...
Мәгариф

Укытучы! Бөек исем...

Укытучылар көне уңаеннан Күңгәр авылы мәдәният йортында, елдагыча, зур чара узды.

Ул районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиевнең котлау сүзләре белән башланды.
Хәмит Бадиков
— Заманалар үзгәрә, укыту өлкәсендә дә яңа технологияләр керә, әмма укытучының җылы сүзен һәм аның бала күңеленә үтеп керердәй карашын, зирәклеген берни дә алыштыра алмый, — дип билгеләде ул.
Укытучының балага Ватанга мәхәббәт, зирәклек, игелеклелек кебек төшенчәләрне сеңдерүенә соклануын белдерде. Чыннан да илебезнең киләчәге нәкъ менә парта артында чакта ук формалаша. Әнә шуларны күзаллап:
— Мөхтәрәм педагоглар! Яшь буынны тәрбияләүдәге чиксез сабырлыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Укучыларыгыз уңышы Сезнең өчен һәрвакыт куаныч һәм горурлык булсын! — диде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та:
— Нинди һөнәр башкарсак та, барыбызның да укытучысы бар. Әгәр ул булмаса, беребез дә бүгенгедәй шәхес булып формалашмас идек. Шуңа күрә укытучы хезмәте гомер-гомергә зур хөрмәткә лаек һөнәр булып тора, — дип ассызыклады.
Шул ук вакытта бик кызык саннар да атады ул. Әйтик, барлык педагогларга карата хатын-кыз укытучылар өлеше 1960 елларда — 77 %, 1980 елларда — 80 %, ә бүгенге көндә 89 % тәшкил итә икән. Ә башлангыч сыйныфларда ул, гомумән, 99,3 %. Шуңа да, күрәсең, укытучыны еш кына «икенче әни» дип атыйлар.
Шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов та бәйрәм белән котлап:
— Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, ветеран укытучылар! Бүләкләнүчеләребезнең күп булуы ул — Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Ә бүгенге көндә укытучы белем һәм тәрбия генә биреп калмый, укучы баладан чын шәхес ясый, — дип билгеләде.
Шунда ук мәгариф бүлеге җитәкчесе сүзләрен цитата итеп тә алырга туры килә: укытучы өчен иң зур бүләк — әгәр укучысы тормышта үз юлын табып, дөрес һөнәр сайласа; ә инде мөгаллимлек юлыннан китсә, тагын да олырак куаныч.
Әлбәттә, чараның иң күңелле өлеше тәбрикләүләрдән соң булды. Күпьеллык хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен бүләкләнүчеләр күп булды биредә. Аларга берара сәхнә дә тар була башлады бугай. Хәтта мәгариф бүлеге җитәкчесе:
— Моннан соң бүләкләнүчеләр залда гына утырып, без, тамашачылар сәхнәгә менеп алкышларбыз ахыры, — дип куйды.
Ни генә булмасын, Укытучыны хезмәтләренә күрә хөрмәтләүләре өчен зур рәхмәт!
 


Нет комментариев