Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланачак

Озакламый районыбыз  мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланачак.

 Район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре   һәм мәктәп директорларыннан    торган абруйлы комиссия составында без  дә 12 нче июльдә  мәктәп территориясен һәм  бакчаларны карадык.  Һәркемнең үзе җитәкләгән уку йортын җиренә җиткереп хәстәрләргә тырышуын күреп кайттык. Кайсы гына мәктәпкә барып чыксаң да үзгәрешләргә, яңарышларга тап буласың. Бу инде укучыларыбызны дөрес итеп тәрбия кылуның бер мисалыдыр. Үзе  белем ала торган уку йортының   чиста һәм матур булуы    баланы  тәртипкә өйрәтми калмас!
  Кайсы гына мәктәпкә барып чыксак та зур хәстәрлек күзгә ташлана.  Һәр мәктәп үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, башка еллардан үзгә буларак, күзгә күренерлек матур яңалык кертүләре белән аерылып тора.  Район мәктәпләренең  яңа уку елына әзерлекләре мактауга лаек.  Мәктәп бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерү нык алга киткән.  
Эшкә күңел бирсәң була шул. Бу мәктәпләрнең һәркайсына уку елына әзерлек буенча һич икеләнүсез беренче урыннарны бирергә мөмкин булыр дигән уй-фикерләр белән сәяхәтебез бүгенгә тәмамланды. Соңыннан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, бу уку елында ирешкән уңышларыбыз хакында бик файдалы сөйләшү булды. Киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев