Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 авыру балага ярдәм иткән

2017 елда "Зәкят" хәйрия фонды хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелгән. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 5 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Эфир" телеканалының "Тема" тапшыруында кунакта булды. Ул алып баручы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары...


2017 елда "Зәкят" хәйрия фонды хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелгән.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 5 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Эфир" телеканалының "Тема" тапшыруында кунакта булды. Ул алып баручы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти мөфтиятнең социаль хезмәте турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге эшчәнлек "Зәкят" Хәйрия фонды тарафыннан башкарыла һәм җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый.

Иң беренче чиратта, хәйриячелек авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелсә, быелгы 3 ай эчендә 12 сабыйга шундый ярдәм күрсәтелде.

Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек көчәйтелә. Мисал өчен, былтыр гына меңләгән кешегә, мөселман уку йортлары һәм уннарча социаль учреждениегә 10 000 корбан сарык ите таратылды, 400дән артык гаилә ашамлык пакетлары, 1300 кеше бушлай өс киеме һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, 3000 гә якын фәкыйрь ел буе махсус Фонд оештырган Хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланды. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булды.

Билгеле, Нәзарәтнең иң олы социаль проекты - ул да булса республика күләмендә ифтар уздыру. 2017 елда ул бишенче тапкыр Казанның теннис академиясендә үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты, диелә матбугат хәбәрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев