Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 майдан да иртәрәк ярамый

Галим Олег Шайтанов күзәтүләре буенча, соңгы дистә ел эчендә кыраулар 10-20 май аралыгында төшкән. (Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов, күп еллардан бирле һава торышын күзәтүеннән чыгып, бакча эшләренә иртә чыкмаска куша. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. "Яшелчә, җиләк-җимеш культуралары...

Галим Олег Шайтанов күзәтүләре буенча, соңгы дистә ел эчендә кыраулар 10-20 май аралыгында төшкән.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов, күп еллардан бирле һава торышын күзәтүеннән чыгып, бакча эшләренә иртә чыкмаска куша. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Яшелчә, җиләк-җимеш культуралары уңышы язның ничек килүенә бәйле. Әгәр кыраулар соңга кала икән, алмагач, чия, кара карлыган куагы, бакча җиләге зыян күрергә мөмкин. Кырау алса, уңыш, билгеле, аз була. Иртә чыгарылган үсентеләр зыян күрергә мөмкин", - диде Олег Шайтанов.

Бакчачы Фарсель Зыятдиновның "Татарстанда кыраулар 9 июньнән соң гына чигенә" дигән фикере белән дә килешә галим.

"Соңгы кыраулар июньнең беренче декадасына да калырга мөмкин. Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Балтач, Кукмара районнарында башка районнарга карганда кыраулар көчлерәк була. Шулай да яз кинәт килеп, көннәр тиз арада кыздыра башласа да, бакча эшләренә 25 майдан да иртәрәк чыгарга кирәкми. 1 май бәйрәмнәрендә бакча эшләре дип чапмаска, вакытны ашыктырмаска киңәш итәм", - диде ул.

Олег Шайтанов күзәтүләре буенча, соңгы дистә ел эчендә кыраулар 10-20 май аралыгында төшкән.

Язын соңгы кырау 2005 елда - 28 апрельдә, 2006 елда - 4 майда, 2007дә - 4 июньдә, 2008 елда- 5 майда, 2009да - 3 майда, 2010 елда - 27 апрельдә, 2011 елда - 15 майда, 2012дә - 5 майда, 2013тә - 30 апрельдә, 2014 елда - 8 майда, 2015тә - 26 апрельдә, 2016 елда - 19 апрельдә, 2017 елда 15 майда төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев