Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

37 яшьлек ханым "ялган прокурорга" 100 мең сум тапшырган

Прокуратура хезмәткәре булып таныштырган билгесез зат зур булмаган суммага инвалидлык сертификаты эшләргә вәгъдә иткән. (Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). 13 сентябрь полиция хезмәткәрләренә Казанда яшәүче 37 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул зур суммадагы акчасыннән мәхрүм кала. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хатын-кыз сөйләгәнчә, аңа кесә...

Прокуратура хезмәткәре булып таныштырган билгесез зат зур булмаган суммага инвалидлык сертификаты эшләргә вәгъдә иткән.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). 13 сентябрь полиция хезмәткәрләренә Казанда яшәүче 37 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул зур суммадагы акчасыннән мәхрүм кала. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кыз сөйләгәнчә, аңа кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен прокуратура хезмәткәре итеп таныштыра һәм зур булмаган суммага инвалидлык сертификатын эшләргә булышам, дип вәгъдә бирә. Ул риза була һәм әңгәмәдәше әйтеп торганда, аның банк картасына 99500 сум акча күчерә. Шуннан соң "ялган прокурор" элемтәгә чыгудан тукаган, ә ул шалтыраткан телефон сүндерелгән.

Хәзерге вакытта җинаятьчене эзлиләр. Билгеләнгәнчә, аның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән.

"Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/16/148406/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев