Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 әтнәле баласын транспорт чарасында махсус утыргычсыз йөрткән

15 майдан 5 июньгә кадәр дәвам иткән "Игътибар балалар!" операциясе тәмам. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, операция кысаларында балалар белән бәйле барлыгы 40 юл кагыйдәсен бозу очрагы исәпкә алынган. Алар арасында 23 машина йөртүче 12 яше тулган баланы куркынычсызлык каешын такмаган килеш, ә 8 йөртүче баласын махсус...

15 майдан 5 июньгә кадәр дәвам иткән "Игътибар балалар!" операциясе тәмам. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, операция кысаларында балалар белән бәйле барлыгы 40 юл кагыйдәсен бозу очрагы исәпкә алынган. Алар арасында 23 машина йөртүче 12 яше тулган баланы куркынычсызлык каешын такмаган килеш, ә 8 йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. 10 җәяүлегә дә юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен протоколлар төзелгән. "Операция тәмамланды дип, юлларда игътибарны киметү зур хата булыр иде. Балаларга карата игътибарлы булыйк, аеруча велосипед белән зур юлларга чыгуларына киртә куярга кирәк. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу мәҗбүри. Машина йөртүчеләр штрафларын вакытында түләргә кирәклекне онытмасын иде.Йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең таныклыкларын вакытында китереп тапшырулары сорала. Срогы тапшырган көннән генә бара башлый. Электрон хәбәрләр килсен өчен бүлекчәгә ккилү кирәклеге турында гел хәбәр итеп торабыз. Моны да игътибардан читтә калдырмасак иде",- ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев