Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшьлек Саимә Нәҗип кызының мәгариф системасы турында үз фикере бар

Олы Әтнәдә яшәүче хәбәрчебез Саимә Нәҗип кызы Фазлиевага 90 яшь тулды.

Бу уңайдан аны район советы рәисе урынбасары Гөлнара Галәүтдинова һәм авыл җирлеге рәисе урынбасары Резеда Маликова өенә барып котладылар. Гөлнара Реваль кызы район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов исеменнән котлап, "Биредә бик матур шигъри юллар да бар әле", - дигәч, укып күрсәтүен сорады. Котлауны күзләре яшьләнеп тыңлады, ә инде Россия президенты исеменнән килгән котлауны укыганда еламсырап ук җибәрде. "Бик тирән эчтәлекле котлаулар, шундый зур җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләрен ишетү нинди зур бәхет", - дип кабатлады.

Кышкар авылында туып үсә.8-9нчы сыйныфларны ач килеш Олы Мәңгәргә йөреп укый. 7-9 сыйныфларда укыганда, күмәк хуҗалыкта - ветсанитар, соңрак бригадир ярдәмчесе булып эшли. Югары Осланга барып, әнисе урынына эшләп кайтырга да өлгерә.

24 ел ярым дәвамында мәктәптә балалар укыта ул. 1961 елда тормышка чыккан җәмәгате Фоат абый да мәктәптә укыта. Дөресрәге, икесе дә рус теле һәм әдәбияты укыталар.

Мәгариф системасы, мәктәп тормышы белән әле дә кызыксынып тора. "Бу укыту системасы һаман бу хәлдә алга бара алмас ул. Әйтик, элек бернинди БДИсыз укыткан чорда бер сыйныфтан гына 7 табиб чыкты. 1969 елгы чыгарылыш бу. Азат Харис улын, Нәкыя Нургали кызын, мәрхүм Рәшит Мөбарәк улын белмәүчеләр сирәктер", - ди.

Тормыш, яшәеш хакында да сүз кузгаттык.

- Бер яктан караганда, тормышымнан канәгать мин - йорт-җир ут, газ су белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма рухи яктан карасак, дөрес түгел бу җәмгыять, - дип нәтиҗә ясый. Эчүчелек чәчәк атуны, наркоманлыкны, кешеләрнең бер-берсенә битараф хәлдә булуын ассызыклый. "Әле дә ярый гаделлекне, кешелекле булуны аңлап кабул итүче өлкән буын бар... әмма без кимибез бит", - дип көрсенә. Әңгәмә барышында үзебезгә кагылып, йөрәккә үтә торганнары да булды. Әйтик, юбиляр үзенең латвиягә баруын искә алды. "Аларда тормыш әйбәт, тарихка караш икенче, күрәсең. Зиратларына исем китте. Бездәге белән һич чагыштырырлык түгел", - ди.

Әңгәмә табигать турында сөйләшү белән дәвам итте. "Табигать нык үзгәрде хәзер. Элек ноябрь аенда кар ята иде инде. Хәзер Яңа ел җитми торып кыш җитми", - дип куйды.

Кыскасы, Саимә Нәҗип кызына сокланып, аның яныннан, күз генә тия күрмәсен үзенә дигән уйлар белән кайтып киттек. Сау-сәламәт булып, озын-озак еллар яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев