«Ак Барс» командасында үзгәрешләр: Голубев китте, Фаткуллин кайтты
Казан хоккей клубы составка 20 яшьлек сакчыны кире кайтарды.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Денис Голубев Хабаровскиның «Амур»ына күченде. Казан клубы 26 яшьлек һөҗүмче өчен акчалата компенсациягә ия булган. Бу хакта «Ак Барс» клубының матбугат хезмәте җиткерде.
Денис Голубев - «Ак Барс» системасында тугыз сезон уздырган, КХЛда Казан командасы өчен 190 матчта бозга чыккан уенчы. Шул уеннарда ул 11 алка керткән һәм 13 нәтиҗәле пас биргән.
Шул ук вакытта Казанга 20 яшьлек сакчы Тимур Фаткуллин әйләнеп кайтты. Казан клубы аны узган җәйдә Новокузнецкиның «Металлург»ыннан алган иде. Бу сезонда Тимур Фаткуллин КХЛда Түбән Новгородның «Торпедо» командасында - 1, югары хоккей лигасында «Саров» өчен 6 матчта катнашты.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155088/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев