Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллергиядән качып буламы?

Борын тыгылу, кузләр яшьләнү һәм кызару, тын юллары томалану, тиредә тимгелләр барлыкка килү, йөткертү - болар барысы да иммун система эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән аллергия симптомнары. Яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә кеше организмы яңарышны, үзгәрешне кабул итә алмый, аллергиягә тиз бирешә. Башка чорга караганда, яз көне...

Борын тыгылу, кузләр яшьләнү һәм кызару, тын юллары томалану, тиредә тимгелләр барлыкка килү, йөткертү - болар барысы да иммун система эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән аллергия симптомнары. Яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә кеше организмы яңарышны, үзгәрешне кабул итә алмый, аллергиягә тиз бирешә. Башка чорга караганда, яз көне аллергия көчлерәк була. Моның төп факторы - озакка сузылган чәчәк ату чоры. Үз гомерендә бер тапкыр да бу авыруга бирешмәгән кешедә дә бу чорда аллергия барлыкка килергә мөмкин.

Кайберәүләргә дару эчү дә булыша. Әгәр моның белән генә котылып булмаса, табибка мөрәҗәгать итегез.

Язгы чорда зирек, чикләвек куагы, каен, тирәк, карама, тал, чаган серкә очыра. Бу чорда кайбер кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.

* Спорт белән иртән иртүк шөгыльләнегез. Бу вакытта һавада серкәләр аз була. Ә иң яхшысы - ябык бинада шөгыльләнү.

* Урамда саклагыч күзлек яки кепка киеп йөрегез.

* Урамда йөргән киемнәрегезне өйгә керүгә салып куегыз. Иң мөһиме - ул киемнәрне йокы бүлмәсендә тотмагыз.

* Өйгә керүгә кулларны, битне аллергиягә каршы сабын белән юыгыз. Йокларга ятар алдыннан душ керү киңәш ителә.

* Машинада йөргәндә, өйдә тәрәзәләрне ачарга тырышмагыз.

* Җиләк-җимешне, яшелчәне яхшылап юып ашагыз. Тамакта һәм авыз куышлыгында әчеттерү тойсагыз, димәк, андый ризыктан баш тартырга кирәк. Чөнки поллиноз ("сезонлы аллергия") белән авыручының 1/3е азыктан аллергия белән интегә.

Нинди генә ел фасылы булса да, йөзләрдән елмаю беркайчан китмәсен!

http://www.kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев