“Алтын каләм” мафиясе токмач әзерли
2016нчы елда шәхси сәбәпләр аркасында «Алтын каләм» фестиваленә бара алмыйча калган идем. Быел исә, сагынып та, юксынып та, "Алтын каләм"сез булмый дип барырга булдым. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына барып теркәлү узарга кирәк иде. Теркәлгәч, "Волга" яшьләр үзәгенә юл тоттык. Анда безне тиз генә урнаштырам димәделәр. Сәгатьтән күбрәк медосмотрга чиратта...
2016нчы елда шәхси сәбәпләр аркасында «Алтын каләм» фестиваленә бара алмыйча калган идем. Быел исә, сагынып та, юксынып та, "Алтын каләм"сез булмый дип барырга булдым.
Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына барып теркәлү узарга кирәк иде. Теркәлгәч, "Волга" яшьләр үзәгенә юл тоттык. Анда безне тиз генә урнаштырам димәделәр. Сәгатьтән күбрәк медосмотрга чиратта басып торырга туры килде. Бары аннан соң гына ХХII "Алтын каләм - Золотое перо" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр прессасы фестивале ачык дип игълан ителде. Иң куандырганы - рус теле белән беррәттән фестивальнең ачылышы татар телендә дә алып барылды. Елдагыча каләмчеләр шарлар очырдылар. Әле беренче көн шулай гына беткән икән дип уйламагыз. Аннан соң ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе, РФның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Ратникова һәм журналист, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова белән очрашу булып узды. Бу очрашу аеруча исемдә калды, чөнки әйбәт сорау биргәнгә миңа Мәдинә апа үзенең автограф язылган китабын бүләк итте. Кичке аштан соң безнең янга Татарстанның танылган блогерлары килде. Алар белән дә очрашу кызыклы үтте. Очрашу кичке тугызынчы яртыларда гына бетсә дә, төркемнәр эчендә эш кайнады. Мин елдагыча үз эшләремне Татар журналистикасына җибәрдем. Безнең кураторларыбыз Линар абый Закиров һәм Фәнзилә апа Мостафина булдылар. Үзебезнең 24 татар журналистларын тагын янәдән ике төркемгә бүлделәр. Мин Линар абыйда идем. Һәрвакыттагыча безнең татар матбугаты ике төрле гәҗит чыгарырга булды. Безнең төркемнең исемен үзем уйлап тапканга күңелгә иң ятышлысы булды, "КаләМафия" иде. Икенче төркем бездән дә алдырды: исемнәрен "Токмач" дип куйдылар... Бәйләп карасак, бигрәк тә кызык яңгырый ул: татар токмачын әзерләүче мафия "Алтын каләм"дә гәҗит чыгарып ята.
27 июнь көнне безнең татар матбугаты Кырлайга юл тотты. 2,5 сәгатьлек юлда без эшсез ятмадык: үзебез белән ноутбукларыбызны алдык та, мәкаләләрне барган көйгә язып утырдык. Җитмәсә, бу көнне мин безнең гәҗитнең баш мөхәррире идем (баш мөхәррир көн саен алмашынып торды). Шуңа да миңа бу көн аеруча авырга туры килде. Беренчедән, мин бөтен гәҗиткә чыгасы мәкаләләрне тикшереп чыктым, икенчедән, төне буе йокламадым, өченчедән, мәкаләләргә туры килгән фотолар эзләп утырдым. Ә кем әйтте сиңа баш мөхәррир булу җиңел дип?! Шуңа да киләсе көннең 6:30 сәгатендә генә яттым да инде...
28 июнь - минем 3 сәгать йоклаган көнем. Йокламагач, авыр икән ул, чөнки көне буе күзләр ачытып, йокы сорап йөрделәр. Линар абый кызганып: "Йоклыйсың килсә, мастер-класска кермәсән дә була, йокла", - диде. Ә мин соңгы тамчыма хәтле түзмәкче идем, йокы үзенекен эшләде бит: мине бүлмәгә күтәрелергә мәҗбүр итте. 1 сәгать тирәсе йоклаган идем, "Татар җыры" телевизион фестивале алып баручысы, "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова белән очрашуга әздән генә соңга калмадым. Шыпырт кына, кырыйдагы урындыкка кереп утырдым инде... ә кич белән бездә эш кайнады. Тик бу юлы мин шуның хәтле тыныч идем, хәтта нишләргә белмичә йөрдем дисән дә була. Авыр көннән соң җиңел көнне шулай тиз килер дип беркем дә әйтми бит. Мин дә башта моңа ышанмадым, шуңа мәкалә язарга тотындым...
29 июнь - "Алтын каләм"дә соңгы "эш" көне иде. Бу көнне чыккан гәҗитегез әллә ни игътибарга ия булмаячак дигәч, мәкаләләрне тагын да яхшырак итеп язасы килде хәтта. Тик бу көнне безнең рус журналистлары белән кушылган уртак "Алтын Солянка" дигән гәҗитебез чыкты. 4 төркемгә дә хокукый яктан карасаң, 4 бит туры килергә тиеш иде, тик безнең Мафиягә никтер 3 бит кенә бирделәр, курыктылармы шунда... Тагын бездә ТР халык шагыйре, җәмгыять һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы Разил Вәлиев белән очрашу булды. Мин эчтән генә, көн саен мондый кешеләр белән очрашмыйсың, уртак фотога төшәргә кирәк дип уйладым да, Разил абый белән селфига төшеп килдем. "Алтын каләм" кыю булырга өйрәтә шул ул...
30 июнь - бүләкләү көне. Кемнедер гран-при, дипломнар, төрледән төрле кызык бүләкләр көтә. Барысы да тиз булган икән димәгез, бер дә алай булмады. Безне әле сәгать өчләрдә генә тантанага керттеләр. Иң кызыгы шул: "Волга"да 5 көн эчендә карамаган телевизорны ачып карадым мин ул көнне! Китәр алдыннан ни эшләргә дә белгән юк иде... аннан матур итеп киенеп, безнең татар төркеме кечкенә генә фотосессиягә төшеп алды. Ә төшке ашны ашагач, без "ШТАБ" креатив резиденциясендә "Беренче канал" алып баручысы Шәрәфетдинов Максим белән очраштык. Аның кызыклы күз карашлары, сөйләшүләре каләмчеләрнең күңелендә күпкә истә калгандыр. Шуңа да аның белән фотога төшүчеләр күп булды шул... Очрашу тәмамлангач, без җәяү министрлыкка киттек. Анда инде, әйткәнемчә, безне тантаналы бәйрәм көтте. Барыбыз да дулкынлана, каушый, борчыла... тик шулай да үзеңнең исемеңне бүләкләргә чакырганда, барысы да эри дә төшә икән ул. Шәхсән үземнеке шулай булды. Икенче дәрәҗәле диплом белән кайткач, үзеңнең теге көнне йокламавың бушка үтмәгәнен аңлыйсың инде... Гран-прины исә быел Кайбыч кызы Гарифуллина Чулпан алды. Аңа булачак профессиясендә уңышлар!
Кыскасы, "Алтын каләм - Золотое перо" 2017 фестивале миңа аеруча ошады. Бер үзенчәлек бар иде анда, менә шуны яратмадым мин. Бөтен каләмчеләр дә зәңгәрсу төстәге футболкалар киеп йөрделәр. Эх, аерулары бигрәк тә кураторларыбызга авыр булды инде...
Фотода «Алтын каләм»нең татар матбугаты вәкилләре. Аста сулдан беренче - мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев