Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Арчада “Чулпан” юк...”

Читтән бер караш "Арчада "Чулпан" юк..." Адәм баласы хәрәкәттә, йөреп торабыз, кеше сөйләгәнне ишетеп торабыз. Күрше районнарга барабыз, аларныкын өйрәнәбез, үзебезнекен сөйлибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Арчада булырга туры килде. Үсештә район, шәһәр статусы бар, мөмкинлекләре дә санап бетергесез... - шулай сөйләшәбез. Арчада вакытта элек редакциядә эшләгән Римма ханым белән аралашып алдык....

Читтән бер караш

"Арчада "Чулпан" юк..."

Адәм баласы хәрәкәттә, йөреп торабыз, кеше сөйләгәнне ишетеп торабыз. Күрше районнарга барабыз, аларныкын өйрәнәбез, үзебезнекен сөйлибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Арчада булырга туры килде. Үсештә район, шәһәр статусы бар, мөмкинлекләре дә санап бетергесез... - шулай сөйләшәбез.

Арчада вакытта элек редакциядә эшләгән Римма ханым белән аралашып алдык. Ике район хәлен сөйләшәбез, ул Әтнәне сорый, мин - Арчаны.

"Әтнәдә сез кызыгырлык әлләни юк инде, горурлыгыбыз - авыл хуҗалыг",- дим.

Ә ул миңем әйтеп бетергәнне дә көтмичә, "Сиңа шулай күренәдер, ә миңа башкача. Арчада бар да бар, тик Арчада "Чулпан" юк, гомерем буе менә шул Каенсар урманына, аның лагерена кызыгып яшим..."- диде.

Истә калды. Без игътибар да бирмәгән "Чулпан", бармы бар, торамы тора; лагерь эшлиме юкмы, эшләсә әйбәт, эшләмәсә дә сүз юк. Ә күршеләр бәяли!

Сүрия МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев