Ары авылында балалар Сабантуе узды
Ары авылында балалар Сабант туе үткәргәннәр. Райлә һәм Фидаил Кадимовларның социаль челтәрләрендә дә язылган сүзләр бу. "..Явып торган яңгырларда балаларның сабантуй уздыруга булган теләкләрен сүндерә алмады...Мәдәният йортында шаулатып бәйрәм иттек...рәхәтләнеп күңел ачты балалар...Балаларга шундый күңелле ,онытылмаслык мизгелләр бүләк итүдә ярдәм иткән иганәчеләребез Ильсия Нуриева һәм Алиева Әлфиягә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә...бик...
Ары авылында балалар Сабант туе үткәргәннәр. Райлә һәм Фидаил Кадимовларның социаль челтәрләрендә дә язылган сүзләр бу.
"..Явып торган яңгырларда балаларның сабантуй уздыруга булган теләкләрен сүндерә алмады...Мәдәният йортында шаулатып бәйрәм иттек...рәхәтләнеп күңел ачты балалар...Балаларга шундый күңелле ,онытылмаслык мизгелләр бүләк итүдә ярдәм иткән иганәчеләребез Ильсия Нуриева һәм Алиева Әлфиягә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә...бик аздан гына да күңел була,балаларга күп кирәкми...безнең күңел җылыбыз, елмаюыбыз да бик җитә...Балаларны сөендергәнегез өчен рәхмәт сезгә...Бәйрәмне уздыруда булышканнары өчен Миләүшә Равил кызына, Рафилгә рәхмәтемне җиткерәсем килә...Сәламәт булыйк,бергә булыйк, бердәм булыйк.".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев