Ашыкмыйк, әтнәләр
Районның ЮХИДИ җитәкчесе Рифат Нурмехаметовтан алган мәгълүматларга караганда, Олы Әтнә - Күәм юлының Ашыт елгасы аша салынган күперендә юл һәлакәте теркәлә. Зур тизлектә килгән мотоциклчы борылышка сыеша алмыйча каршы якка чыгарга мәҗбүр була. Бу вакытта каршы яктан "Лада Калина" автомобиле килә. Авария нәтиҗәсендә шул көнне 31 яшен каршылаган мотоциклчы вафат...
Районның ЮХИДИ җитәкчесе Рифат Нурмехаметовтан алган мәгълүматларга караганда, Олы Әтнә - Күәм юлының Ашыт елгасы аша салынган күперендә юл һәлакәте теркәлә. Зур тизлектә килгән мотоциклчы борылышка сыеша алмыйча каршы якка чыгарга мәҗбүр була. Бу вакытта каршы яктан "Лада Калина" автомобиле килә. Авария нәтиҗәсендә шул көнне 31 яшен каршылаган мотоциклчы вафат була. ЮХИДИ җитәкчесе сүзләреннән чыгып, авариягә кабат шул югары тизлек гаепле дип фаразларга була. Райондашлар, руль артында баручылар, зинһар ашыкмагыз! Ашыгып, күп булса 10 минут вакыт отасыз. Бик ашыгыч булса, юлга иртәрәк чыгу хәерле. Аннан соң, транспортта җилдәй җилдерүчене күрүчеләр: "Оста икән бу, яхшы чаба", димиләр. Киресенчә: "Бу бик йөри белми икән", диләр. Ашыкмыйк, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев