Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәдә онытылмаслык бәйрәм ясадылар

Иске Җогып авылы кешеләре үзләренең бердәм, тату, эшчән булулары белән аерылып торалар.

Җир җимертеп эшлиләр дә, күңелле итеп ял итәргә дә вакыт табалар. Авыл зиратындагы чисталык һәм тәртип тә башка авылларга үрнәк булырлык бездә. Авылыбызның ак бабае — Раушан Садыйков, инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, зират өмәләрен оештырып йөри. Аның өмәгә чакыруына ерак һәм якын тирәдә яшәүче авылдашларыбыз да битараф калмыйлар, алдан әзерләнеп кайтып күмәкләшеп эшлиләр. Киңәшле эш — таркалмас, диләр. Һәрбер гамәлне бердәмләшеп үзара киңәшеп хәл итә авыл халкы. Гомумән, Раушан абыйның һәр сүзенә, һәрбер киңәшенә колак сала аның дәвамчылары. 2018 елда Иске Җогытпа Раушан абый тәкъдиме белән «Авыл көннәре» шаулап узды. Аннары ул авылда балалар сабан туе уздырырга тәкъдим итте. Аның бу башлангычын авылыбызның гаярь егетләре күтәреп алдылар һәм менә инде бишенче ел рәттән Иске Җогыпта балалар өчен сабантуй уздырылып килә һәм елдан­ел камилләшә, киңәя бара.

М е н ә  и н д е  и к е н ч е елын балалар сабан туе бәйрәмнең төп иганәчесе — Рафис Шәрәфиевнең ясалма күле янында уздырылды. Монда рәхәтләнеп ял итәр өчен балаларга гына түгел, әти­әниләренә дә, әби­бабайларга да барлык шартлар да тудырылган иде. Телисең икән күлдә катамаранда яки көймәдә йөз, теләсәң кармак салып балык тот, алҗысаң күләгәле утыргычта хәл җыеп, яр буенда су бөркеп торган фонтан белән хозурлан. Таулы җирне тигезләп, уйсу урында ясалган күлдә камышлар да, төнбоеклар да утыртылган, күлдән ерак түгел генә инеш буенда талгын җилдә таллар тирбәлә. Сабантуй мәйданының әйләнәсендә сату нокталары эшли. Биредә балалар өчен күзне камаштырырлык матур уенчыклар, төрле тәм­томнар, татлы эчемлекләр сатыла. Игълан буена бәйрәм 11.00. сәгатьтә башланырга тиеш булса да, инде берничә сәгать алдан күңелле музыка астында бирегә бала­чагалар җыела башлады. Кайберләренең киемнәрендәге милли бизәкләр күңелне аеруа сөендереп күзне иркәли. Татар орнаменты белән б и з ә л г ә н к а л ф а к л а р, кәләпүшләр, кофталар, алкалар, каюлы күн сумкалар да күренде мәйдан кунакларында. Балалалар сабан туе, гадәттәгечә, авылыбызның аксакалы — Раушан абыйның фатихасы белән башланып китте. Ул сабыйларга багышланган шигырен сөйләде, балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Уеннарны Чулпан Корбанова уйнатты. Өлкәннәр өчен лотерея да булды. Бәйрәмне бик матур итеп алып баручы — Яңа Шашы мәдәният йорты директоры — Рамазан Сәләхетдинов. Тәмле телле, җор сүзле бу ир­егет, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен исәкә алып, кирәк җирдә юмалап, кирәксә шаяртып, әдәпле сөйләме һәм матур тавышы белән сөендерде. g Мәчет манарасыннан азан яңгырый башлауга, мәйданда уеннар тукталып, өйлә намазын укыр өчен тәнәфес ясалды. Сабантуйда элеккеге уеннар белән беррәттән заманча ярышлар да бар иде. Кечкенә көянтәләргә милли бизәкле пар чиләкләр асып су да ташыдылар балалар, капчык та бәрештеләр. Ә иң кызыгы, мөгаен, сулы тирән савыттан кул белән тере балык тоту булгандыр. Бәйрәмгә төрле әкият геройлары булып киенгән кунаклар да килде. Балалар алар белән бергәләшеп биеделәр, фотосурәткә төштеләр. Аннары күбекле дискотека башланды. Җәйнең кыл уртасында, иң кызу июль аенда, әйтерсең, үзәнлеккә ябалак­ябалак кар ява! Ап­ак сабын күбеге ак болыт булып һавада оча да, йомшак мамык кар кебек җиргә куна. Шунда күбеккә чумып чыр­чу килеп уйнаган сабыйларның шатлануларын күрсәгез! Гомумән, бу көнне балалар өчен чын бәйрәм булды. Бер генә бала да бүләксез калмады. Якынтирә авыллардан да бирегә килгән балалар шактый иде. Ахырдан, бәйрәмнең кайтавазы булып, социаль челтәрләрдәге авылдашлар төркемнәрендә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәм иң олы рәхмәтләр, әлбәттә, хаклы рәвештә, бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә адресланды. Үз чиратымда минем дә аларга, авылдашларым исеменнән, ихлас хөрмәтемне җиткерәсем килә. Бәйрәмне тамаша кылу гына бик рәхәт. Ә менә аны уздыру өчен ничә көн алдан әзерлек эшләре барды, күпме кешенең тырышлыгы, хәләл көче һәм матди ярдәме керде. Сабантуй үткәреләсе мәйданның печәне чабылды, җыештырылды, уеннар уйнату өчен кирәкяраклар әзерләнде, каладан әрҗә­әрҗә бүләкләр төяп алып кайттылар, мәйдан әйләнәсенә утыргычлар тезделәр, ә бәйрәм узгач ул урынны кабат җыештырдылар. Сүземне йомгаклап, барлык авылдашлар өчен бәйрәм ясаучы эшмәкәр Шәрәфиевләргә рәхмәтемне белдерәм. Галия апа белән Идварт абыйның рухлары шат булсын. Аларга хас киң күңеллек, ихлас ярдәмчеллек кебек иң күркәм сыйфатлар балаларында, оныкларында дәвам итә, шөкер. Бу нәселнең киленнәре — Вәсилә Фәргать кызы, Лилия Әхәт кызы да бик игелекле: авыл мәчетен юып, җыештырып, чәчәкләр утыртып тәртипләп торалар; уллары исә зират өмәләрендә үрнәк күрсәтәләр. Аеруча Казанда яшәүче Рафис Идварт улы дөньяның кайсы гына илендә булса да, туган нигезен онытмый, туган авылында салган йортында туган­тумачаларын гына кунак итеп калмыйча, барлык авылдашларын чакырып Коръән мәҗлесләре, Корбан ашлары уздыра. Башкаларга күрсәткән игелегенең әҗерсавапларын күреп яшәсен.

Гөлнара Корбанова, Иске Җогып авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев